28 февраль 2018 яңалыклары
-
Әгерҗегә язучылар “десанты“ төште
Язучылар - Казаннан Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Госман Гомәр, Чаллыдан Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Ижаудан Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗанова, Әгерҗе районында булдылар. Ерак араларны якын итеп килүләренең матур сәбәпләре дә бар иде: Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү һәм...
-
Элекке сәламәтлек саклау министры яңа вазифага билгеләнде
Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. Гадел Вафин яңа вазифада медицина белеме бирү мәсьәләләре һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр, шулай ук Университет клиникасы белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. Гадел Вафин тупланган тәҗрибәсенә таянып, КФУның медицина секторын уңышлы...
-
Кичкетаң һәм Барҗы-Умгада – концерт
Барҗы-Умга "сандугачы", Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы җырчы егет Ранис САФИУЛЛИН иҗатташ дуслары белән Халыкара хатын-кызлар көнендә туган авылында концерт куя. 8 март - Кичкетаң Мәдәният йорты. 9 март - Барҗы-Умга клубы. Рәхим итегез!
-
Туксан яшьлек бабай токмач баса, кыстыбый пешерә
Севастопольдә хезмәт итүе белән горурланучы, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, заман яңалыкларыннан хәбәрдар Галимҗан ага БИКТИМЕРОВ 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Үтәгән егете Галимҗан Менделеевта тракторчылар курсында укыганда Песәй авылы кызы Мөхлисә белән таныша. Төп нигездә энекәше Рәхимҗанны калдырып, йорт салып чыгалар. Чибәр, уңган Мөхлисәсе белән ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр...
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән. Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы 2007...
-
Әгерҗенең үзәк урамы нинди булачак
3нче шәһәр мәктәбенең актлар залында К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы үтте. Исегезгә төшерәбез: үзәк урамның ике светофор арасындагы (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) өлеше "Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы кысаларында үзгәртеп төзекләндереләчәк. Фикер алышуда барлык катлам вәкилләре катнашты: укучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, пенсионерлар. Һөнәрләре дә төрле...